-19 °С
Болытлы
КАЗ ӨМӘСЕ
Каз өмәсе. Авыл җырга чумган.
Бәйрәм итә бүген бар халык.
Уңган киленнәрнең кулларыннан
Күз иярми оча йон-мамык.
Энҗе кардан түгел, хәтта өйдә
Ак йоннардан күзләр чагыла.
Шәрә казлар асып көянтәгә
Су буена халык агыла.
Бозлар чатный шашып биюләргә,
Ялкауларның бүген бит пешә.
Танауларны кытыклап һәрбер өйдә
Казан тулы тәмле ит пешә.
Каз өмәсе — иң зур бәйрәм көне,
Авыл өчен олы тантана.
...Бәбкә көткән малай бәргәләнә,
Кар өстенә җылы кан тама...