Барлык яңалыклар
Шигърият
4 декабрь 2019, 04:15

МОҢСУЛЫК

Минем дә бар, өзгәләнеп, Кош хәлендә каласым.

Фәнзия МАКСЮТОВА
МОҢСУЛЫК

Оясыннан алып чыккан –

Кош балалар очыра.
Канат җилпеп-җилпеп ала,
Басып аяк очына.

Өйрәнделәр, нәни кошлар

Очып күздән югалды.

Кызганып күзәтәм тагын,

Тагын ниләр булганны.

Кош ялгызы бер ояга,
Бер кырларга тартыла,

Очып-очып барып килә

Киң офыклар артына.

Моңсулыктан сайрап куйды
Кош очырды баласын.
Минем дә бар, өзгәләнеп,
Кош хәлендә каласым.
Фәнзия Сәгыйть кызы Максютова 1958 елның 19 гыйнварында Борай районының Гомәр авылында дөньяга килгән. Яңа Мостафа авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Благовещенский педагогия училищесында укый. Берничә ел мәктәптә укыта. Калган бөтен хезмәт юлын балалар бакчасында тәрбияче булуга багышлый.
Фәнзия Максютова тәүге шигырьләрен студент елларында яза, ләкин җитди итеп балалар бакчасына күчкәч кенә иҗат итә башлый. Ул, башлыча, балалар өчен шигырьләр яза, шулай ук өлкәннәр хөкеменә дә чыгарырлык табышлары да бар.

Дүрт китап авторы.

Читайте нас: