-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигърият
2 декабрь 2019, 23:30

ЧАБЫШ АТЫ

Чабыш атын хәтерләтәХәзерге минем хәлем.

Айдар МАННАНОВ

ЧАБЫШ АТЫ

Туктатмыйлар кинәт кенә

Чабыштан килгән атны

Бераз юыртып алалар

Суытырга шул чакны.

Чабыш атын хәтерләтә

Хәзерге минем хәлем

Пенсиягә чыктым, әмма,

Эшләп йөрегән мәлем.

Элегрәк уйлый идем

(Пенсиягә киткәнче) –

Йоклар идем рәхәтләнеп

Артка кояш төшкәнче.

Иртән торып эшкә чабам
Юырту – энерциям.
Рәхәтләнеп туктар идем,
Һич тә җитми пенсиям.
Маннанов Айдар Әфләтун улы Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Миәс тау техникумында белем ала. Новосибирск шәһәрендә шахталар проектлау институтында бораулау мастеры вазыйфасын башкара. 1986нчы елда Башкортстанга кайтып, күп еллар “Башкиргеология” җәмгыятендә эшли. 2000-2005нче елларда Йомагуҗа сусаклагычын төзүдә катнаша, соңыннан “Геомассив Урал” ширкәтендә эшли. Әдәби иҗат белән бала чактан ук мавыга. Үзенә таләпчәнлеге сәбәпле, матбугатта сирәк күренә. Шигъриятенә ихласлык, моң һәм җирсү хас.

2014нче елда “Җырланмаган җыр” дип аталган үзнәшер китабы көн күрде. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Тышаулы хыял” исемле җыентыгы ташка басылырга чират көтеп ята. 2017нче елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивалендә икенче урынны алды.