Барлык яңалыклар
Шигърият
25 ноябрь 2019, 22:15

Замана такмаклары

Сайлауларга йөрмәсәм дә,“Сайланалар” – аптыраш.

Замана такмаклары

Күршем өч катлы йорт салды,

Үзе гади адвокат.

Дүрт катлы да итәр иде,

Әгәр булса депутат.

* * *

Депутатның өч машина:

Вольво”, “Мерседес”, "”Крузак”.

Без дә “Калина” алырбыз

Унбиш ел акча җыйсак.

* * *

Сайлауларга күптән йөрмим,

Йөрмәскә дип иттем ант.

Нык китерде ачуымны

Тасма телле депутат.

* * *

Сайлауларга йөрмәсәм дә,

Сайланалар” – аптыраш.

Кесәләрен генә уйлап

Көн күрәләр бик тырыш.

* * *

Радиода – депутат,

Гәзиттә дә депутат.

Кайчан гына алдаулардан

Туктар икән бу мөртәт?!

Әлиф Галимов

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының үзәгендә сатира-юмор жанрлары торса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның әсәрләре республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
2014-2015нче елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында өченче урын яулады.
2019нчы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивалендә якташ шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.
Читайте нас: