Барлык яңалыклар
Шигърият
17 ноябрь 2019, 10:00

Мостай-Туфан дуслыгы – шигырьләрдә!

Хәсән Туфан һәм Мостай Кәрим... Ике йолдыз... Ике легенда... Аларның үзара мөнәсәбәтләре бүгенге ата – улны, инә кызны белмәгән заманда саф, эчкерсез дуслык үрнәге булып тора. Әлеге рухи чисталык ике әдипнең бер-берсенә багышлап язган шигырьләрендә дә ачык чагыла. Бүген без шуларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итмәкчебез. Әйдәгез, чын шигърияттән “авыз итик” әле!Фотода (сулдан уңга): Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Мостай Кәрим.

Хәсән Туфан һәм Мостай Кәрим... Ике йолдыз... Ике легенда... Аларның үзара мөнәсәбәтләре бүгенге ата – улны, инә кызны белмәгән заманда саф, эчкерсез дуслык үрнәге булып тора. Әлеге рухи чисталык ике әдипнең бер-берсенә багышлап язган шигырьләрендә дә ачык чагыла. Бүген без шуларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итмәкчебез! Әйдәгез, чын шигърияттән “авыз итик” әле!
Мостай КӘРИМ
КҮҢЕЛЕНДӘ ӘЛЕ НӘРСӘЛӘР БАР, –
КОШЛАР ШУНЫ ҖЫРЛЫЙ НИБАРЫ...
* * *
Хәсән Туфанга
Сандугачка нигә буй-сын,
Нәрсәгә аңа бизәк?
Таңда бер сайрап җибәрсә,
Биш кат өзелә үзәк.
Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.
1968
Таңгы сәгать иде
Сандугач баласы кебек
Шат яшәек дөньяда.
Җырдан.
Берчак Туфан белән таң җиткердек
Май башында “Аккош күле”ндә,
Кошлар сайрый, өзелеп сайрый кошлар –
Һәрберсе тик үз телендә.
Нәкъ Туфанча мөлдерәмә итеп,
Бокалларга коела ал шәраб.
Офык чите капылт чайкала да
Алсулыкка чума бар тараф.
Нурлар эчеп, отыры сайрый кошлар –
Газапмы бу? Бумы тантана?
Мин дустыма әйтәм: “Бөек шагыйрь,
Шуңа анык җавап тапсана”.
“Миңа мәгълүм түгел аларның, – ди, –
Ни шатлыгы, җаным, ни зары.
Күңелендә әле нәрсәләр бар, –
Кошлар шуны җырлый нибары...”
Шушы булды җавап асылы –
Миңа гади бер сер ачылды.
2001
Өч Тулпар
Соңгы вакытта Казан матбугатында Тукай, Такташ, Туфанга карата кадерсез сүзләр күренгәли башлады.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
Бу өч Тулпар тартып җилә
Татар рухы арбасын.
Сикереп төшмәс шул арбадан
Татар, кайда бармасын.
Пәйгамбәрен сатмас милләт
Әллә нинди хакларга.
...Әмма яман хәбәр-хәтер
Килә безнең якларга:
Чүп ыргыталар Тукайга,
Таш аталар Такташка,
Хөкем итәләр Туфанны
Иман саткан как башлар.
Бу – халыкның тамырына
Балта чабу түгелме?!
Шундый хәлләргә шаккатып,
Рәнҗи башкорт күңеле.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
1991
Хәсән ТУФАН
САГЫНУЛАРЫМ, ДИМӘК, СИҢА, МОСТАЙ,
БАРЫП ҖИТӘ, ҖИТӘ, КҮРӘСЕҢ...
* * *
Җил дә тынган, каеннар да уйчан, –
Тирән тынлык төнге Келәштә.
Тынлыктанмы, җире шундыйданмы,
Шигъри халәт туа йөрәктә.
Төн.
Келәш тын.
Киңәшәдер кебек
Җир белән күк
Нидер турында.
Йолдызларга гүя Кызлар тавы
Әйтеп куя гәпнең соңында:
“Күктән, читтән килгән нәрсә түгел,
Җирдә туган һәр җан – Җирнеке!
Бәс, күкнеке, Алланыкы түгел,
Мостайдагы кодрәт – минеке,
Җирнеке, илнеке!
Келәш,1967
И Мостай
Такташсыз да калган юлларымда,
Җәлилсез дә калган елларда,
Бик күңелсез булыр иде миңа
Син булмасаң әгәр җырларда,
Син булмасаң...
Есенин да түгел... һәм башка да,
Туфан гына бары – мин, Мостай.
Киңәшчесе әмма йөрәгемнең,
Фурмановы гүя син, дускай,
Син, Мостай!
Юлларыбыз бергә дә бит безнең,
Өйләребез аерым якларда...
“Яннарымда Мостай булса икән,
Сердәш булса...” – дигән чакларда.
Әйтерсең лә күңел дулкыннарым
Ирәмәлгә – башкорт Парнасына –
Син яшәгән якка китәләр.
Китәләр дә, барып җитәләр дә
Хәлләремне гүя алар сиңа
Бәйнә-бәйнә бәян итәләр.
Менә шундый моңсу көннәремдә
Казаннарга килеп чыгасың да,
Аккош күлендәге ак каенга
Пегасыңны бәйләп куясың да,
Тик күршедән кергән кебек кенә,
Торагыма килеп керәсең...
Сагынуларым, димәк, сиңа, Мостай,
Барып җитә, җитә, күрәсең.
“Карыйк әле, күрик, – дигән сыман, –
Мостафасын безнең Туфанның”,
Тәрәзәмә үрелә каеннарым,
Болдырыма килә урманым:
Килгән өчен рәхмәт әйтер өчен,
Сәлам бирер өчен, туганым! –
Тәрәзәгә йөгерә каеннарым,
Болдырыма килә урманым...
Күрәм, Мостай,
Яшәсәң дә һаман
Картаюны белмәс җан белән,
Иңнәреңдә авыр миссия шул,
Башкаеңа, энем,
Башкаеңа иртә чал кергән.
Нидер җитмәс, бик күп җитмәс иде,
Син булмасаң илдә, и дускай:
Бар булуың өчен рәхмәт сиңа,
Байлык булган өчен, и Мостай,
Байлык булган өчен.
1969
Гамзат ич – безнең Рәсүл
(Мостай Кәримнең илле еллык юбилеенда нәни шаяру)
Кыямәт көндә әгәр дә
Якага ябышып Ходай:
“Син, – дисә, – җирдә чагында
Мостайда, теге табында,
Хәрәмне... ниттең бугай!” –
Әйтермен: “Хәзер
Җирдәге
Шәригать бүтәнчә шул:
Мөхәммәт түгел бит инде,
Гамзат тик безнең Рәсүл!
Ә безнең Рәсүл шәрабны
Хәрәмгә санамый бит;
Рәсүлең кушканны, Ходай,
Үтәми ярамый бит!”
Әйтермен: “Җирдә чагында
Салырга ярый иде, –
Ул эшне Бәшир агай да
Хәләлгә саный иде.
Кем салмый безнең табында,
Әйтегез колагына:
Безнең бу тостлар бары тик
Хәерле дога гына.
Дусларның теле төбендә
Иң изге сүзләр генә.
Кала алардан күңелдә
Шатлыклы эзләр генә.
Бәс, салыйк, сират күпердән
Чыгарлык итеп кенә;
Арыслан дигән киекне
Тотарлык итеп кенә!
Тостлар бит алар асылда
Хәерле дога гына;
Дудин да каршы түгелдер,
Мөгаен, моңа гына.
Замана шундый кичәгә
Даталар бирә торсын,
Бердәнбер кичә түгел бу,
Меңнән бер кичә булсын!
Гомернең, дусларым, мондый
Кадерле кичәләре.
Мең дә бер кичә икән ул –
Исләргә төшәр әле.
Дусларның шигъри табында
Үткәргән гомерләре
Җырга әйләнер.
Сагындырып
Төшкә дә керер әле...
1969
* * *
Чарчадык шактый, кунакта
Тостларны әйтә-әйтә,
Инде вәт кайтып киләбез
Ял итә-итә-итә.
“Хәлләрең ничек?” – дисәң син,
Сер итеп кенә сөйлим:
“Деньги есть! В мягком гуляем!»
Кәеф шәп, Мостай, минем.
Кәеф шәп, Мостай, минем,
Нипочем кайгы миңа:
“Автоном татар” гулял бит
Казакъка – союзныйга.
Үтәбез, Мостай, бүген без
Азия – Урал чиген,
Яңгырап китте ничектер
Хәтердә синең шигырь…
1962
Читайте нас: