Барлык яңалыклар
Шигърият
29 октябрь 2019, 00:52

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ Илдар ЮЗЕЕВтан ИКЕЛӘТӘ "ЮБИЛЯР" ШИГЫРЬ!

Яңавыл районының Ямады авылында туган якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев та "Тулпар"ның дөньяга аваз салуын зур күтәренкелек белән каршылаган иде. 1994 елда басмабызның беренче санын кулларына алу белән ул, үзенең ихлас шатлыгын белдереп, редакция адресына яңа гына табадан төшкән шигырен җибәрде. Бу шигырь "Тулпар"ның туган көне" дип атала иде. Ул журналның тарихтагы икенче санында ук басылып та чыкты. Әлеге әсәр икеләтә "юбиляр". Беренчедән, ул төгәл 25 яшен билгели; икенчедән, ул төгәл 150 сан элек дөнья күргән. Ихлас язылган әйбер! Укыгыз!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Илдар ЮЗЕЕВ,
Татарстанның халык шагыйре.
“ТУЛПАР”НЫҢ ТУГАН КӨНЕ!
Бу нинди көн? Күңелемнең
Нур белән тулган көне,
Миллион яшьләр өзелеп көткән
“Тулпар”ның туган көне!
Һәр авазың җанга якын,
Ялкынлы-утлы булсын,
Якты дөньяга килүең
Хәерле-котлы булсын!
Читайте нас: