Барлык яңалыклар
Шигърият
29 октябрь 2019, 00:22

ФӘРИТ ага ГАБДЕРӘХИМНӘН "ЮБИЛЯР" ШИГЫРЬ!

Бу шигырь, мөгаен, "Тулпар" журналына багышлап язылган иң беренче шигырь булгандыр. Фәрит ага ГАБДЕРӘХИМ Башкортстанда татар телендә әдәби журнал чыгару өчен көрәшүче зыялыларыбызның иң алгы сафларында торды. "Тулпар" чыга башлагач, аның кебек шатланган кеше булмагандыр да бәлки. Бу шигыре дә шул эйфория шаукымында язылганга ошаган. Ул 1994 елда "Тулпар"ның иң беренче санында басылып чыкты. Димәк, ул да юбиляр, быел үзенең 25 яшен билгеләп үтте.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

ТУЛПАР
Әкияти ат, канатлы ат —
Хыяллардан килдең Тулпар!
Сихри моңнар көтте сине,
Көтте сине шигъри утлар.
Килгән юлың киртләч-киртләч,
Карлы-бозлы булды, Тулпар!
Көтеп-көтеп көтек булган
Күпләр инде күптән юклар...
Өметләрдән яралдың син,
Ирекле зат, сихри Тулпар!
Сиңа төбәп атмас туплар,
Сиңа таба очмас уклар.
Чая энеләрем тышау
Салдыртмаслар сиңа, Тулпар!
Үткән, бүген вә киләчәк —
Синең мәйдан, түгел — утар.
Иң изге юл — күңелләргә
Алып килгән юлдыр, Тулпар!
Синең йөктә булмас чүп-чар,
Җан азыгы булыр, Тулпар!
Җилдән җитез җилдерерсең,
Камчы сөймәс горур Тулпар!
Ефәк ялларыңны тарап,
Кызларыбыз тагар чуклар.
Читайте нас: