-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Барлык яңалыклар
Шигърият
26 октябрь 2019, 23:57
“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ: ЛӘБҮДӘ НУРМӨХӘММӘТОВА
Һәм, гомумән, “Тулпар” бүләкОлыларга, яшьләргә,Уйландыра, сафландыраҺәм дәрт бирә яшәргә!
РӘХМӘТ, “ТУЛПАР”!
Рәхмәт, “Тулпар”, тулпарчылар,
Сез татарның көзгесе,
Чөнки сезнең эшләрегез
Изгенең дә изгесе.
Кайда гына гизмисез бит,
Басып татар эзенә.
Татарсыз җир юктыр да ул,
Сибелгән җир йөзенә.
Бик зур эшләр майтарасыз,
Тарихны актарасыз,
Түкми-чәчми ярып салып
Халыкка кайтарасыз.
Бөек шәхесләр турында
Җиткерәсез халыкка.
Халык бик тә сусаган бит
Дөреслекә, хаклыкка.
Яшь иҗатчылар күңелен
Күрергә тырышасыз,
Аларга канат куясыз,
Ышаныч уятасыз.
Уңган-булган кешеләр сез,
Бар сәхифә заманча,
Язганыгыз аңлаешлы,
Гап-гади саф татарча.
Һәм, гомумән, “Тулпар” бүләк
Олыларга, яшьләргә,
Уйландыра, сафландыра
Һәм дәрт бирә яшәргә!
Читайте нас:
Новости партнеров
Яу яланында ла икмәк бешерер Баймаҡ ҡыҙы
Соңгы кыңгырау кайчан яңгыраячак?
«Бумага» не сдаётся