+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
26 октябрь 2019, 23:53
“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ: ГАНС ХӘКИМОВ
Син – татарларның Пегасы,“Тулпар”ым, шигъри атым.
МӘДХИЯ
Син – татарларның Пегасы,
“Тулпар”ым, шигъри атым.
Җир – сиңа тар, чиксез күкнең
Айкыйсың җиде катын.
Конюхларың сәләтлеләр,
Шуңа син очаласың.
Татар яшәгән җирләрнең
Күкләрен кочаласың.
Авторлар корама ташый.
Ялларыңда – чагуы.
Ләззәтләнми мөмкин түгел
Карап синең чабуны.
Син һәрвакыт яшь булырсың
Илледә дә, йөздә дә.
Вакыт – пүчтәк. Син матурсың
Язда да һәм көздә дә.
Конюх татарча-русча сүзлектә разг. дип бирелә. “Ат караучы” урынына.
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк