Барлык яңалыклар
Шигърият
23 октябрь 2019, 17:48

“ТУЛПАР” ГА МӘДХИЯ: ГӨЛНАЗ ГАФАРОВА

Булмый йомырка төреп, Чөнки битләре каты, Аңа язучыларның Барысы да эш аты!

* * *
Мөхәррир көн дә килә,
– Яз,– ди,– яз, – ди, – мәдхия!
Аласың бит син “Тулпар”,
Әйдә әле язып ал!
Яратмыйм мин мактарга,
Ә нигә аптырарга:
Мөхәрриргә үч итеп,
Языйм тискәре итеп...
Ике айга бер килә,
Көтеп арып бетәсең,
Башта мин укыйм диеп,
Эләгешеп китәсең.
Ә инде укып чыккач,
Уйланасың бик озак,
Икенчесен көтәсең!
Менә бит кайда тозак!
Повесть, хикәя, шигырь
Яза хәтта парчасын,
Китап аласы да юк!
“Тулпар” яза барчасын.
Булмый йомырка төреп,
Чөнки битләре каты,
Аңа язучыларның
Барысы да эш аты!
Искесен ягып булмый,
Кул бармый-нишләтәсе?!
“Тулпар” журналы белән
Тулды китап киштәсе!
Уянып киттем кисәк,
Ә инде төшкә килсәк...
Әл дә укырга ул бар,
Алыгыз, дуслар, “Тулпар”!
Читайте нас: