Барлык яңалыклар
Шигърият
23 октябрь 2019, 11:18

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ИЛШАТ НӘҖМИЕВ

“ТУЛПАР” КАНАТЛАРЫНДА Ике айга бер булса да, Өемә килә “Тулпар”. Анда мине сихерләгән Ниндидер серле көч бар...

Гомер юлын җилеп үтәм
“Тулпар” канатларында.
Тар күңелле кешеләргә
Тар икән урын монда.
Өркеп зәңгәр биеклектән
Бик күпләр төшеп кала.
Аяк асларына карап,
Дөньядан үтеп бара.
Кайсы юлларда таптың син
Дусларыңны, “Тулпар”ым.
Сөйләшим дип синең белән,
Җиккән атны тугардым.
Мин бүгенгә беркая да
Чыгып йөгермәм инде.
Яшьлек иленә чакырып,
“Тулпар”ым үзе килде.
“Олыгайдык”,- дисен берәү,
“Тулпар”ым картаймасын.
Ялларына ябышырлык
Яшьләрне юлга алсын.
Бүген мине татлы хыял
Биеккә алып менә...
Канатланып, онытылып
Очамын үзем генә.
Балачагым, яшьлегемнең
Өметләрен өзмәдең.
Минем бетмәс сорауларга
Син җаваплар эзләдең.
Бик якында, алларымда
Хыялый ярсу атым.
“Тулпар” белән илләр гизеп,
Дөньялар күреп кайттым.
Куергазы районы, Шәбагыш авылы, укытучы.
Читайте нас: