+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2019, 13:49
“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ: НӘДҺӘТ ФӘТХИЕВ
“Тулпар” алдыра башлагач,Күңел күгем ачылды,Дөнья зарларын җыр иткән Шигырьләрем басылды.
“ТУЛПАР” ЖУРНАЛЫНА
“Тулпар” алдыра башлагач,
Күңел күгем ачылды,
Дөнья зарларын җыр иткән
Шигырьләрем басылды.
Иҗат җиле өрә “Тулпар”
Журнал укучыларга,
Иярен иркендә тота
Мәшһүр язучыларга.
Чыгам “Тулпар” ишегеннән
Тулпар атка атланып,
Мөлдерәмә күңел белән,
Сабыйларча шатланып.
Сукмагыңнан җитди атла,
Үшәнләнде димәсләр,
Укучыга илһам бирсәң,
Тезгенләргә кыймаслар.
“Тулпар”ның юлы тар, дисә,
Син аларны тыңлама!
Канатларыңны җилкәнлә,
Укучыга соңлама!
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк