Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2019, 20:28

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ЗӘЛИФӘ КАШАПОВА

Журнал озак килми торса,Болыт баса күңелне.Өстәлеңдә “Тулпар” ятса,Яшәү шундый күңелле!

РУХИ ТЕРӘК
“Тулпар”ның бәйрәмен котлап,
Җыелган якын дуслар.
Әйтерсең, оя сагынып,
Кайтканнар асыл кошлар.
“Тулпар”га чирек гасыр бит,
Ул гел алга ашкына.
Тел сагында уяу тора –
Рухи терәк халкыма.
Матур хикәя-повестьлар
Аннан укый бар халык.
Бай эчтәлекле журнал ул,
Юл яра алдан барып.
Кеше язмышын яктырта,
Сәнгать әһелен данлый,
Балалар да яңалыкны
“Тузганак” укып аңлый.
Журнал озак килми торса,
Болыт баса күңелне.
Өстәлеңдә “Тулпар” ятса,
Яшәү шундый күңелле!
“Тулпар”ыбыз, һәр саныңны
Көтеп кулга алабыз.
Бүген яшь тә, дәртле дә син,
Йөз яшә дип калабыз!
Читайте нас: