+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2019, 20:35
“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ИРЕК ГАЛИН
Атлардан тик "Тулпар" калды,Иткә китми калганы.Әдәбият йөген төяп,Сөйри милли арбаны.
* * *
Атлар җигү заманасы үтте,
Модаларда хәзер машина.
Сабантуйда ат ярышы гына
Калып бара атлар башына.
Ул ярышта бер ат чыгымчылый,
Икенчесе кинәт абына.
Оста чабучының аты гына
Уктан җитез алга атыла.
Беренче ат тик алкышлар ала,
Ә хуҗасы ала машина.
Татарлыкны сөйрәп алга чаба
Ых та итми “Тупар” ат кына.
* * *
Заман башка, хәзер атны
Иткә генә тоталар.
Махсус чабышка дигәнне
Сабантуйда юрталар.
Канатлысы берәү калды,
Иткә китми калганы.
Әдәбият йөген төяп,
Сөйри милли арбаны.
Шагыйрьләр илһам көтәләр,
Күкләргә бага-бага.
Син татармы? “Тулпар” укы,
Авыз җәймә һавага.
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк