Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2019, 20:07

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: АЛЬБИНА ХӘЛИУЛЛИНА

Гади генә ат түгеленОнытканмын, ләбаса.Шигырь чәйни, җыр кимерә,Кирәк түгел колбаса.

* * *
Тулпар хәтле “Тулпар” булгач,
Бик затлы бер айгырдыр,
Мөнир белән Илдус кына
Җигәрме, дип кайгырдым.
Андый-мондый җайдакларны
Чөеп кенә төшерә.
Чиле-пешле әйберләргә
Пошык-пошык төчкерә.
Юашланыр, димә, әле...
Кайрап тора тешләрен:
Мөнир язган, Илдус сызган
Кисә елан телләрен.
Тулпар хәтле “Тулпар” булгач,
Төшемле бер биядер.
“Сөбханаллаһ...” дия-дия,
Дилбәр сыртын сөядер.
Нәсере дә, хикәя дә
Туа вакытын белеп.
Оста гына бара алсаң
Кибәк, саламын бүлеп.
Тулпар хәтле “Тулпар” диләр!
Пегас икән, белмәдем.
Сүзе затлы, сандугачтан
Алды микән телләрен?!
Гади генә ат түгелен
Онытканмын, ләбаса.
Шигырь чәйни, җыр кимерә,
Кирәк түгел колбаса.
Тулпар хәтле “Тулпар”ныӊ да,
Булган ди, колын чагы.
Кешни-кешни көлгәннәре…
Булган, ди кыен чагы.
Күпме шагыйрь, язучылар
Артыннан куа икән!
Кушаяклап чаба торгач,
Чирек тә тула икән!
Тулпар хәтле “Тулпар” булгач,
Җигеп булмас арбага.
Канатлары талмасын, дип
Телик аӊа артаба!
Читайте нас: