-17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2019, 12:39

МАРИС НӘЗИРОВТАН "ТУЛПАР"ГА МӘДХИЯ!

Әлеге шигырь "Tулпар" журналының 1996 елгы 1 санында басылган иде. Марис абый исә журналда 1995-1999 елларда башта җаваплы сәркәтип, соңыннан баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Урыннары оҗмах түрендә булсын!

Марис НӘЗИРОВ
Оч, Тулпарым, күкләрне коч,
Җил дә җилдән уздырып.
Сабантуйда тасма үргән
Ялларыңны туздырып.
Зәңгәр күктә күксел болыт
Күбектәй кебек кенә.
Без дә җилик тик бәхеткә
Тулпарда җилеп кенә.