+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2019, 13:52
“ТУЛПАР”га МӘДХИЯ: Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА
“ТУЛПАР”га ЯЗЫЛЫГЫЗ!Язылыгыз барыгыз даНык шәп журнал "Тулпар"га.Мин язылдым, бик сөенәмӨебездә ул барга.
Татар телендәге журнал,
Югалта күрмик аны.
Саклыйк әле, язылыйк та
Артсын тиражы саны.
Тулпар аттай җитез генә
Ул алга карап чапсын.
Укучысы күңелендә
Дөрес урынын тапсын!
Озын гомер тели-тели
Укыйк аны яратып.
Мактап языйк, аның данын
Бар дөньяга таратып.
Татар телен үстерүче
Хөрмәт итүче "Тулпар"!
Ярый әле, үз телемдә
Аралашырга син бар!
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк