Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2019, 23:49

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ: ГӨЛНАРА МАХИЯНОВА

Рух байлыгыНыклы итә кешене!

ТЕЛӘК
...Язмыш дигән арбаларың
Калтыр-колтыр йөрсә дә,
Катлаулы юл, атсыз арба
Өлешеңә төшсә дә,
Бирешмичә сынауларга,
Үз җаеңа – яшәргә!
Җәяү атлаган сәрхүшкә:
– Сәлам, – диеп дәшәргә.
Атлы җайдак очраса да,
Эндәш, белеш хәлләрен,
Синең дә бит ат ялына
Бар ябышкан мәлләрең.
Бүген – болай, ә иртәгә
Кем булуга карамый,
Дөреслекнең кичәгесе
Бүгенгегә ярамый.
Үз төсеңне югалтмыйча
Саклап яшә көчеңне,
Сабырлык һәм
Рух байлыгы
Ныклы итә кешене!
Читайте нас: