Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2019, 13:13

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ЗАҺИТ МУРСИЕВ

Тулпар ишәк була белмәде.

ТУЛПАР ХОЛКЫ
Бер хыялым булды күңелемдә,
Иң кирәге, иң-иң яхшысы.
Иярләргә иде Тулпар атын
Һәм гизәргә күкләр капусын.
Тырыштым мин, тырышмадым түгел,
Сизиф кылганны мин кыландым.
Тик Тулпарым сыртын бирү түгел,
Тоттырмады койрык кылларын.
Белә бит ул, аңлый бит ул миндә
Комсыз кеше каны акканын.
Башта ияр кидерелгән атның
Азак авыр сабан тартканын.
Тоттырмады миңа Тулпар явыз,
Иярләргә ирек бирмәде.
Хыял – хыял булып калды шулай,
Тулпар ишәк була белмәде.
ДИЛБӘРгә
Дилбәр яулыгын ябынган –
Фикере читкә очмый.
Илһам капчыгын тишәргә
Юан каләмен очлый.
Без язганнарны төзәтеп
Утырудан эш түгел.
Безне ташлап, пегас тоту
Әле сиңа соң түгел!
ИЛДУСка
Илдусны филолог диләр,
Фил белгече буладыр.
Чөнки бер эшкә тотынса,
Филдән дә зур кубадыр.
Татарның авыз иҗатын
Ул ятлап беткән икән.
Авызын йомган татарга
Телеңне сакла, дигән.
Тулпардамы, корабтамы
Гиз, син, татар дөньясын.
Эшең уңсын. Үзеңне дә
Татарың онытмасын.
МӨНИРгә
Пародия дия-дия
Мөнирнең һушы китә.
Мине яза күрмәсен, дип,
Шагыйрьләр куркып көтә.
Бу Мөнир бер бәла инде,
Взятка бирсәң дә алмый.
Рәхимсез тәнкыйте белән
Безнең авызны ямый.
Әллә шигырьләр язуны
Ташлап куярга микән?
Әллә Мөнирсез җирләрдә
Кабат туарга микән?
Үпкәләүдән һич файда юк,
Кулы нык, күзе – алмаз.
Мөнир кулына эләккән
Шигырьдә брак калмас.
Читайте нас: