Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2019, 14:02

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: РИФ ЙӨЗЛЕКБАЙ

Егерме биш ел чаба улБашкортстанны иңләп.Озын гомер теләп калам,Якын дусыма тиңләп!

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ
Туган көнеңне котларга
Кулыма каләм алдым.
Күңелдәге бар уйларны
Шушы юлларга салдым.
“Томанлы иртә”мне басып,
Томаннарны тараттың.
Иҗатымның күкләрендә
Алсуланып таң атты.
“Тулпар”га атланып чаптым
Әдәбият иленә.
Әсәрләрем ак юл булып,
Шул таңнарда күренә.
Талантлылар ияр сала
“Тулпар”га һәр ел саен.
Яңа авторлар күрәмен
“Тулпар”ны алган саен.
Милләтләрне берләштерә
Хөрмәткә лаек “Тулпар”.
Тапмассың аның битендә
Пешмәгән җыен чүп-чар.
Егерме биш ел чаба ул
Башкортстанны иңләп.
Озын гомер теләп калам,
Якын дусыма тиңләп!
Читайте нас: