Барлык яңалыклар
Шигърият
21 октябрь 2019, 10:45

“ТУЛПАР”га мәдхия бәйгесе дәвам итә: Әлфия ЛАТЫЙПОВА-ХОДАЙБИРДИНА!

"ТУЛПАРГА-25!"Олы бәйрәм! Зур тантана!Җыелган кардәш,дус-иш!Нинди бәйрәм дисез бүген?!– "Тулпарга" – 25!

25 – һәр язмышның
Җиләктәй пешкән чагы.
Акны, караларны җиңеп,
Канат ныгыткан чагы.
"Тулпар"– һәрбер укучының
Рухи байлык бишеге.
Тәүге адым ясаучыга
Тәҗрибәнең ишеге.
"Тулпар" – яшь балалар өчен
Илһамнарның ачкычы,
Тылсым, могҗиза иленә
Күтәрүче баскычы.
"Тулпар" – журнал гына түгел,
Татарлыкның көзгесе.
Телебез һәм мәдәният,
Милләтебез өлгесе.
Куренмәгән җепләр белән
Берләштерә татарны-
Бөтендөньяга сәйләндәй
Сибелгән туганнарны.
"Көч – бердәмлектә", дигәннәр.
Бергә булаек һәрчак.
Бернинди язмыш җиле дә
Аермас безне шулчак.
Тулпар,Тулпар! Егерме биш
Чик түгел, тутыр йөзне!
Егерме биш – язың гына,
Күрергә язсын көзне!
Авырлыкларны җиңәргә
Һәрвакыт булсын көчең,
Без – син диеп җан атабыз,
Син – яшә безнең өчен!
Читайте нас: