Барлык яңалыклар
Шигърият
20 октябрь 2019, 19:14

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: РИММА ГАЙНАНОВА

Агыйделдән йөзеп бара“Тулпар” исемле атым.Әллә нигә бу басманыСөйгән ярдай яраттым.

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ
Сагынып көтеп алабыз
“Тулпар” журналын,
Сагындырып килгән басма
Бар микән тагын?!
Эчтәлек бай, укый аны
Әтиләр һәм әниләр.
Укыр өчен азык таба
Яше-карты, нәниләр.
“Тулпар” канатын кагына,
Коела сүз-җәүhәрләр:
Кызык-мызык, нәсер, шигырь,
Повесть hәм хикәяләр.
Дусларын ярата “Тулпар”,
Лаеклысын хөрмәтли.
Кемгәдер киңәшен бирә,
Йомшак кына тәнкыйтьли.
Әдәбият, мәдәният,
Яшьләр мохите, заман –
Шушы юнәлешне тугры
Яктыртып яши hаман.
Бүген аның туган көне –
Егерме биш “Тулпар”га!
Шушы куркәм юбилейда
Ниләр телим соң аңа?
Илhам канаты талмасын,
Һәрчак очышта булсын.
Озын булсын иҗат юлы,
Дуслары артып торсын.
“ТУЛПАР” ТАКМАКЛАРЫ
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр журналлар.
Шул журналлар арасында
Пар канатлы “Тулпар” бар.
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме “Тулпар” ат кына.
Егерме биш бик күп түгел,
Яшьнәп яшәр чак кына.
Агыйделдән йөзеп бара
“Тулпар” исемле атым.
Әллә нигә бу басманы
Сөйгән ярдай яраттым.
Иҗат киңлекләрен байкап,
Югары оча “Тулпар”.
Канат астына “Тулпар”ым
Бөтен милләтне туплар.
“Тулпар” диләр, “Тулпар” диләр,
“Тулпар” атның җиллесе.
Насыйп булсын алкышларга
Утыз, кырык, иллесен.
Читайте нас: