Барлык яңалыклар
Шигърият
18 октябрь 2019, 02:14

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: РУСЛАН СӨЛӘЙМАНОВ

“Тулпар” белән кич кыскартып була,Онытасың яшәү турында.

КИЧ КЫСКАРТЫП БУЛА
“Тулпар”белән кич кыскартып була,
Онытасың ашау турында.
Шуның өчен генә укыр идем
Мин “Тулпар”ны сезнең урында.
Колбасадан күптән килми инде
Күпме ашасаң да ит тәме.
Ә “Тулпар”да Мөнир каләмендә
Саклана һаман шигырь гаме.
Башка җурналларда бардак булса,
“Тулпар”да ул гомер бер тәртип.
Ул тәртип һич булмас иде инде,
Эшләмәсә Илдус-сәркәтип.
Шигырь хәзер зур почетта түгел,
Тормыш прозасы диярсез.
Ә “Тулпар”да фатихасын бирми,
Хәтта нәсер чыкмый Дилбәрсез.
“Кызыл таң”ы, “Әллүки”е барда
Ул “Тулпар”ны алды – имансыз.
Ә сәбәбе гади инде аның:
Яши алмый Фаил “Тулпар”сыз.
“Тулпар” белән кич кыскартып була,
Онытасың яшәү турында.
Ә яшәүнең үзе онытылгач,
“Казан утлары” да – ерунда.
Читайте нас: