Барлык яңалыклар
Шигърият
18 октябрь 2019, 22:45

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ЛЮЦИЯ ӘБЛИЕВА

Яшь тә түгел, карт та түгел –“Тулпар”га – егерме биш!Бу бит яшьнең иң-иң җиллеЧаклары, панимаешь?!

ОЗЫН ГОМЕР ТЕЛИМ, “ТУЛПАР”!
Яшь тә түгел, карт та түгел –
“Тулпар”га – егерме биш!
Бу бит яшьнең иң-иң җилле
Чаклары, панимаешь?!
Журнал күптән “аягында”,
Бар үз “төсе”, тиражы.
Чөнки аның авторлары
Һәрбересе “имиджлы”.
Берәм-берәм санап чыксам,
Китәр иде озакка.
Үзегез язылыгыз да
Эләгегез “тозакка”.
“Тулпар”га “тозакка” төшү
Зыян түгел, файдага.
Бу журналны укыйлар ди,
Хәтта, дуслар, Айда да.
Булмас димә, дөнья булгач,
Булыр карасы, агы.
“Тулпар”ның космик корабтан
Калышмый торган чагы.
Дилбегәсен тотучылар
Булган-уңган кешеләр.
Журналга өстәлеп торсын
Тагын шундый ишеләр.
Озын сүз китапка яхшы,
Ялкытмыйм укучыны.
Озын гомер сиңа, “Тулпар”,
Монысы инде тучны!
Читайте нас: