+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
Telegram
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
18 октябрь 2019, 02:12
“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ГӨЛСЕМ НӘБИУЛЛИНА
ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ “ТУЛПАР”ЫМ
ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ “ТУЛПАР”ЫМ
Минем яраткан журналым,
Бәйге аттай “Тулпар”ым,
Синдә бик күп дуслар таптым,
Синдә туды уйларым!
Ат чабышы кебек кызу
Бара синең эшләрең.
Бер хәрефен калдырмыйча
Укып барам битләрең.
Кунакларың килеп тора
Тотып тәмле “Күчтәнәч”.
Бик күп исемнәр ачыла
Яңы саның көн күргәч.
Хикәя, әкият, җырлы
Һәм дә моңлы “Тулпар”ым!
Илһамланып сихри көчтән
Үскәндәй канатларым!
Күп шәхесләрнең язмышы
Синдә башланган, “Тулпар”.
Мин бәхетле синең белән
Бәйләнгәнгә язмышлар!
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк