Барлык яңалыклар
Шигърият
18 октябрь 2019, 22:41

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ГӨЛФИЗӘ КӘЛИМУЛЛИНА

Укымыйча тора алмыйбыз шул,Тормышыбыз шулай көйләнгән.Рухи азык биргән “Тулпар” беләнБезнең буын яшәп өйрәнгән.

“ТУЛПАР”ГА
Түзем җитми, үзем барып алам,
Килгән көнен бераз чамалап.
Аякларым җиргә тими чабам,
Этләр өреп чыга, абалап.
Почтадагы ханым эшкә чумган,
Төрле кәгазьләргә күмелеп.
Тирә-ягы товар белән тулган,
Башы гына тора күренеп.
Атна саен товар китерәләр,
Тутыралар белми чаманы.
Җаның нәрсә тели – барсы да бар,
Гәзит-журнал гына чамалы.
Бер баргачтын буш кул белән кайтмыйм,
Бушап кала акча янчыгы.
Әмма арасында “Тулпар” гына
Минем өчен иң-иң тансыгы...
Укымыйча тора алмыйбыз шул,
Тормышыбыз шулай көйләнгән.
Рухи азык биргән “Тулпар” белән
Безнең буын яшәп өйрәнгән.
Чирек гасыр шулай көйләнгән...
17.10.2019
Читайте нас: