Барлык яңалыклар
Шигърият
17 октябрь 2019, 01:08

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ЛИЛИЯ СӘГЫЙДУЛЛИНА

Шаяруы да, чыны да бергә.

* * *
Мин кайчандыр тулпар булгандырмын:
“Тулпар” күрсәм, йөрәк ашкына.
Авызлыклап куйган тоткын-җаным
Канатланып ала чак кына.
Мин кайчандыр тулпар булгандырмын –
Башка гомерләрне кичкәндә.
Шуңа, ахры, мин “Тулпар”га тугры
Көнен-төнен... Иртән... Кичтән дә...
Мин кайчандыр тулпар булгандырмын:
Һәркөн әзерләнәм очарга!
Язмыш тәртәләрен җимергәндә,
Таянамын һаман “Тулпар”га.
Мин кайчандыр тулпар булгандырмын.
Тулпарланам кайчак бүген дә...
Вакыт чиген кичмәк булсаң, халкым, –
Канатлан син “Тулпар” күгендә!
16.10.19
P.S. Элек язылган шигырьгә нигезләнеп, шаярып кына башлаган идем – икенчерәк әйбер килеп чыкты. Шаяруы да, чыны да бергә.
Читайте нас: