Барлык яңалыклар
Шигърият
17 октябрь 2019, 14:32

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ЭЛЬВЕРТ ХАМАТША

Бирән чире эләктеме, Ризык сорый гел корсак. Гонорары булыр диеп, Шигырь яздым бер кочак.

НИК ҮРЕЛДЕМ?
Буй җитмәгәч ник үрелдем
Иҗат алмаларына?
Яши идем, өметләнеп
“Тулпар” гонорарына.
Ул күп түгел, алны япсам,
Җитми кала артыма.
Ә шулай да каһәр күңел
Гел шигырьгә тартыла.
Бирән чире эләктеме,
Ризык сорый гел корсак.
Гонорары булыр диеп,
Шигырь яздым бер кочак.
Шигырьләрне ташка басып,
Ният акча тупларга.
Җыеп иҗат җимешләрен
Юллар тоттым “Тулпар”га.
Тик аларны бастыруның
Хәтәр икән тәртибе:
Укыдылар хезмәткәрләр,
“Тулпар”ның сәркәтибе...
Укыдылар, сөйләштеләр,
Килделәр бер карарга:
“Шигырьләрне сиңа, абзый,
Кирәк микән язарга?
Шигырь язма, җиреңне сөр,
Утырт кишер, кәбестә.
Бәрәңгене дә калдырма –
Күләм кирәк бу эштә.
Шигырьләрдән файда булмас,
Керем бирмәс бу эшең.
Акча килер, син баерсың,
Көзен уңса кишерең.
Каләмеңне куй син, язма,
Озын сүзнең кыскасы.
Чыкмас синнән сүз остасы,
Көрәк колы, сукачы...
Күпме генә җәфаланма,
Булмас юньле шигырең.
Дәрәҗәң дә бәлки үсәр,
Үссә әгәр кишерең...”
Шуннан бирле өметләнеп
Мин бакчамда казындым.
Гонорарсыз “Тулпар” алдым,
Ел да аңа язылдым.
Быел менә, кызып китеп,
Җиргә ордым көрәкне:
“Гонорарсыз “Тулпар” миңа
Кишеремә кирәкме?!”
Читайте нас: