Барлык яңалыклар
Шигърият
16 октябрь 2019, 13:41

“ТУЛПАР”ГА МӘДХИЯ БӘЙГЕСЕ: ӘЛИФ ГАЛИМОВ

Мәңге “Тулпар” алачакмын,Юк араны өзәсе!Яңа сан чыкканчы гынаӘмма ничек түзәсе?!

“ТУЛПАР”НЫ АЛГАЧ
Сирәк кенә очрашабыз,
Килә шундый көттереп.
Икешәр ай буе көткәч,
Сусыйм аңа үтереп.
Яшьләрнең дә, картларның да
Сөйгән журналы “Тулпар”.
Үзе укып карамыйча
Ышанмас аңа татар.
Син дә языл, алдыр, укы,
Бездәйләрдән үрнәк ал!
Бергә булыйк аның белән,
Бик тә укымлы журнал!
Искиткеч чәчмә әсәрләр,
Сокландыргыч шигърият.
Кызык-мызык та җитәрлек,
Укысаң бар – әкият.
Яшьләргә сөю серләре
(Еш алар анда кунак).
Балаларга да күчтәнәч –
Искитмәле “Тузганак”.
Бар да файдалы укысаң,
Милли гамь, иман, шөгыль.
Рухи азык мул, җитәрлек,
Бәйрәм итәрлек күңел.
Мәңге “Тулпар” алачакмын,
Юк араны өзәсе!
Яңа сан чыкканчы гына
Әмма ничек түзәсе?!
“ТУЛПАР”НЫҢ 25 ЕЛЛЫГЫНА.
Күркәм бәйрәм, котлыйк бүген,
Чирек гасыр "Тулпарга".
Болганышлар заманында
Аваз салган матбага.
Анда мәңге сүнми торган
Иҗат ялкыны яна.
Яши журнал, юнәлеше –
Бары тик алга таба.
Мөхәрририятендә дә
Бик тә зыялы халык.
Алар журнал йолдызлары,
Мактау сүзенә лаек.
Егерме биш, уйлап баксаң,
Гаярь чагы яшьлекнең.
Син аларның үз журналы,
Яшьләр киләчәк безнең.
Каләм тоткан балалар да
Сездә булалар кунак.
Алар өчен кушымта бар,
Бик кызыклы"Тузганак".
Көн кадагына сугалар
Бик мөһим мәкаләләр.
Вак иләктән генә үткән
Шигъри гөлләмәләр.
Бу журналны алдырыгыз
Булса милли җаныгыз.
Вакытыгыз әрәм узмас,
Үзгәрер язмышыгыз.
Бик көттереп килгәнгә ул
Кадерле кунагыбыз.
Кулга алып укыганнар,
Иң шатлыклы чагыбыз.
“ТУЛПАР” атлы шәп журналның
Юбилеен каршылыйк!
Котлап аны тагын бер кат
Чын күңелдән алкышлыйк!
Әлиф ГАЛИМОВ,
Уфа районы.
Читайте нас: