Барлык яңалыклар
Шигърият
16 октябрь 2019, 01:24

“ТУЛПАР” ГА МӘДХИЯ

“Тулпар”га мәдхия укыган җитди һәм көлкеле шигырьләр бәйгесе игълан ителә.. Ул 23 октябрьдә узачак журналның 25 еллык юбилеена кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр юбилей кичәсендә чыгыш ясаячак.

Башкортстанда татар телендә журнал булдыру турында хыялланган, көрәшкән һәм булачак басмага исемнәр дә уйлап куйган әһле каләм ияләренең берсе Фәрит Габдрәхим булуы турында язган идем. “Тулпар” журналының тәүге санына аның иҗатын бирдек. Шулар арасында “Тулпар” дигән шигырь дә бар иде. Без аны сезнең игътибарга кабат тәкъдим итеп “Тулпар”га мәдхия укыган җитди һәм көлкеле шигырьләр бәйгесе уздырырга булдык. Ул 23 октябрьдә узачак журналның 25 еллык юбилеена кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр юбилей кичәсендә чыгыш ясаячак.
Фәрит ГАБДРӘХИМ
“ТУЛПАР”
Әкияти ат, канатлы ат –
Хыяллардан килдең, “Тулпар”!
Сихри моңнар көтте сине,
Көтте сине шигъри утлар.
Килгән юлың киртләч-киртләч,
Карлы-бозлы булды, “Тулпар”!
Көтеп-көтеп көтек булган
Күпләр инде күптән юклар.
Өметләрдән яралдың син,
Ирекле зат, сихри “Тулпар”!
Сиңа төбәп атмас туплар,
Сиңа таба очмас уклар.
Чая энеләрем тышау
Салдыртмаслар сиңа, “Тулпар”!
Үткән, бүген вә киләчәк –
Синең мәйдан, түгел утар.
Иң изге юл – күңелләргә
Алып килгән юлдыр, “Тулпар”!
Синең йөктә булмас чүп-чар,
Җан азыгы булыр, “Тулпар”!
Җилдән җитез җилдерерсең,
Камчы сөймәс горур “Тулпар”!
Ефәк ялларыңны тарап,
Кызларыбыз тагар чуклар.
Читайте нас: