Барлык яңалыклар
Шигърият
9 октябрь 2019, 23:59

ТОМАНЛЫ ИРТӘ

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА

ТОМАНЛЫ ИРТӘ
Сөн буйлары – ап-ак томан...
Бүген болыт – җәяүле.
Бәлки, таңда савымчының
Түгелгәндер чиләге?
Безне юксынудан үксеп,
Йолдызлар яшь койганмы?
Әллә кояш, йөз яшереп,
Аксыл пәрдә корганмы?
Төн – көн арасында томан
Сыгылмалы басмамы?
Киләсенең йөз-фигылен
Яшергән ак язмамы?
Йокымсырап, йортлар йөзә...
Ага агач, куак та...
Тау гына тау булып калган
Биектә һәм еракта.
... Әкияти сер-хикмәт бар
Гади генә томанда.
Ачылмаган серләр калды
Томан йоткан елларда.
Читайте нас: