Барлык яңалыклар
Шигърият
8 октябрь 2019, 21:10

Гайфуллина Лилия: “Дөньяның кадере киттеме?!.”

Тәрәзә төбендә – кыш елый,Канаты киселгән кош кебек...

Гайфуллина Лилия Фәйзрахман кызы Борай районының Иске Бикмәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак мәдәният техникумының режиссура бүлегендә укый. Туган авылы, аннан соң Бүздәк район мәдәният йортында эшли, эшкуарлык белән шөгыльләнә.
2015 елда Бәләбәйдә үткән “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият бәйгесендә катнашып, номинант була.
* * *
Дөньяның кадере киттеме?!.
Мизгелләр кадере югала.
Ап-ак кыш, сулкылдап, и елый...
Зиһенем чуала-чуала...
Матур яз, җылы җәй, ап-ак кыш
Балачак иленнән төш кебек!
Тәрәзә төбендә – кыш елый,
Канаты киселгән кош кебек...
Чынлыкның кадере беттеме?..
Җир-Ана кадере югала.
Аклыкка тансыккан кара җир
Уала... уала... уала...
Ясалма дөньяга нигә кыш?!.
Ә җилләр и дулый, и дулый...
Тәрәзә төбендә тын гына,
Бәгырьне телгәләп, кыш елый...
Кыш елый...
Читайте нас: