Барлык яңалыклар
Шигърият
6 октябрь 2019, 17:23

Бүген Рөстәм СҮЛТИгә – 50 яшь

Лондонны яулаган татар шагыйре түгәрәк юбилеен билгели.

Рөстәм Сүлти белән мин студент еллардан ук таныш. Ул Казан дәүләт университетының “Әллүки”, мин Башкорт дәүләт университетының “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәге әгъзасы. Түгәрәкләр арасында дуслык урнашкан, һәрдаим аралашып торабыз. Укуны тәмамладык, ул чит илгә чыгып китте, шул еллардан бирле күрешкән юк, интернет аша гына аралашып торабыз. Бүген аңа 50 яшь тулды.
Рөстәм Сүлти 1969 елның 6 октябрендә Чувашстан республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында дөньяга килә. Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетында белем ала. Аны тәмамлаганнан соң ул “Идел” журналында эшли башлый.1992 елда аның “Мин – шигырьдән” исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Туксанынчы еллар урталарыннан ук чит илгә китә. Төркиядә дүрт ел аспирантурада укыганнан соң Лондонга күченә.
“Анда дүрт ел аспирантурада укыганнан соң, юлымны Көнбатышка таба дәвам иттем. Тик моның өчен әйбәт дәрәҗәдә инглизчә белү шарт. Бу максат белән Лондонга килдем. Бер-ике елдан башка илгә китәргә ниятем бар иде. Тик Лондон гади шәһәр генә түгел, озаграк торсаң, магнит кебек үзенә тарта башлый. Монда бер килгәч озаграк калсаң китүе авыр булыр дигәннәр иде – шулайрак килеп чыкты да. Монда тормышымны өченче мәртәбә нульдән башладым. Яңадан студентлык – көндез укып, төнлә исә супермаркетта кибет киштәләренә товар тезгән чаклар күп булды. Тик, шөкер, авырлыкларны җиңеп аякка бастым. Университетта эшләп алдым. Тик яңа хөкүмәт акча фондларын кысу сәбәпле, эш урынын алыштырырга туры килде. Хәзерге вакытта укытучы булып эшлим. Чит аудиториядә инглизчә укытам, төрек студентларына төрекчә дәрес бирәм, үзебезнең татар җәмгыятендә татарча өйрәтәм. Насыйп булса, быел Казанда “Мөсафир” исемле шигырьләр китабым чыгачак”, дип язды ул миңа.
Туган көнең белән, дустым! Милләтебез сәйлән булып кайда гына сибелүгә карамастан, ул шунда нур һәм яктылык бирә. Татар булган җирдә, Тукайча әйткәндә, гыйрфан һәм нур була. Озак балкы, иҗатың белән сөендереп яшә!
ӨЗЕЛГӘН ҖЫР
Без икәү бер җыр идек шул, әйе,
Мин – сүзләре идем, ә син – көе...
Язмыш, ахры, җыр ертыгы итте –
Яшәвемнең бөтен көе китте.
Синдә дә ул булмас эзсез генә,
Түзәсеңдер бары сүзсез генә...
Күпме мөмкин яшәү, аһ, бу көе,
Мин сүзләре булсам, син бит – көе!
ӘТКӘМ ҖЫРЫ
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
(Җыр)
Мин тугач та әткәм агач утырткан,
Ике яшьтәш ярышкандай буй тарткан.
Имән түгел, каен түгел, бөдрә тал –
Әйткән кебек чит илләрдә гыйбрәт ал.
Газиз әнкәм! Бу әткәмнең догасы,
Язмышларга ничек каршы чыгасы.
Талга карап күзләреңне талдырма,
Гыйбрәтем бу – син догаңнан калдырма.
Читайте нас: