+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Telegram
OK
VK
Барлык яңалыклар
Шигърият
18 сентябрь 2019, 16:46
РУСЛАН СӨЛӘЙМАНОВТАН “АНТИАЛКОГОЛЬНЫЙ” ШИГЫРЬ!
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ – Башкортстандагы татар шигъриятенең иң яшь вәкилләренең берсе, әлегә “соңгы могиканы”. Кызганычка каршы... Инде 34 яшен тутырса да, аңардан соң җитди рәвештә әдәбиятка килгән яшьләр күренми бүгенгә. Минем аңа картлык көнендә дә яшь булып калуын, ләкин беркайчан да “соңгы шагыйрь” исемен алмавын телисем килә! Ә шигърияте… күз алдыгызда!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
ЯРТЫ ГОМЕР
Ярты кайгы кичерәбез,
Ярты шатлык,
Шул шатлыкның яртысы да
Безгә артык.
Ни булса да,
Ярты юа яраларны,
Шул яртыда
Бөтен бәхет табалармы?
Айныгачтын
Күз алдында – көл дә күмер,
Үтеп киткән әҗәл көтеп
Ярты гомер.
Тик әҗәлгә
Барыбер бит ярлы, ханмы?
Кемнәр биреп котылалган
Ярты җанны?
Читайте нас:
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин менән Радий Хәбиров эш осрашыуы үткәрҙе
"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"