Барлык яңалыклар
Шигърият
5 сентябрь 2019, 01:24

Киштәдә яңа китап

... Бер йолдыз җиргә атылдыБүген минем төшемдә.

Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә татар телендәге яңа китап табадан төште. Ул Эльмира Газизованың “Язмыш җиле” китабы.
Яшь авторның тәүге җыентыгының лирик герое мәңгелек һәм кадимге хисләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, сөенеч һәм көенеч, табыш-югалтулар, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи уйлана. Укучылар да бу шигъри эзләнүләргә битараф калмас, мөгаен.
Эльмира Газизова
ЗӘҢГӘРСУ ЙОЛДЫЗЛАР
Күңелемдә урын алды
Нурлы зәңгәр йолдызлар.
Аларның нуры җылыта,
Өшетсә суык көзләр.
Ләкин ул йолдызлар ерак,
Буй җитмәслек җирләрдә.
Сагыш диңгезе дә чиксез,
Мөмкин түгел иңләргә.
Зәңгәр йолдызлар балкыйлар
Иртәсен дә, кичен дә.
... Бер йолдыз җиргә атылды
Бүген минем төшемдә.
Читайте нас: