Барлык яңалыклар
Шигърият
29 август 2019, 18:22

Вәрис АКБАШЕВ: “Җаным очып китте”...

28 август Авыргазы районының үзәк китапханәседә Вәрис Акбашевның 60 яшенә багышланган юбилей чарасы узды.

Вәрис Ягафәр улы Акбашев Авыргазы районының Атҗитәр авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак химия-технология техникумында белем ала. Хәрби хезмәттә була. Стәрлетамак химия заводында, Нижневартовск шәһәрендә эшли. Бүгенге көндә туган ягында яшәп, Ерак Көнчыгышка йөреп эшли.
Тәүге шигырьләре Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзитендә көн күрә. Аннан соң “Кызыл таң”, “Стәрлетамакның “Ашкадар” гәзитләре, “Тамаша” журналында басыла. Үзнәшер “Төнбоекны өзмәм”, “Авыргазы моңнары”, “Язмыш сукмагы” исемле шигырь, “Кеше булып калырга” дигән проза һәм балалар өчен “Олы җанлы кыз бала” китаплары авторы. Авыргазы районының “Зәңгәр чишмә” иҗат берләшмәсе, Ямал-Ненец автоном округының “Сафлык” татар-башкорт мәдәни үзәкләрен оештыруда катнаша һәм бүген дә алар белән җитәкчелек итә.
БУШЛЫК
Йолдыз тынган, тирә-ягы бушлык,
Аз түгел бит алар галәмдә.
Бушлык хәлен йолдыз гына белә,
Кала күрмә аның хәлендә.
Әнә күрдем йолдыз атылганын,
Кайда төшәр, белми, бахырың.
Оча ярсып, күрми алдын-артын,
Бушлыктандыр качкан, ахры.
Бәлки, аңа калмагандыр урын
Иксез-чиксез күкнең йөзендә.
Түзәлмичә ул да сикергәндер,
Табалмыйча урын үзенә.
Дөнья кайный. Җанда бушлык, бушлык,
Җәя кебек күңел тартылган.
Шул вакытта җаным очып китте
Шул атылган йолдыз артыннан...
УМЫРЗАЯ ГОМЕРЕ
Урман аша әй ашкынам
Сөйгән ярым янына,
Язгы кояш нурларына
Умырзая талпына.
И син чәчәк, сагыш чәчәк,
Кайдан синдә мондый моң?
Нигә иртә чыгып болай,
Язмыш белән уйныйсың?
Күзем йомып искә алам
Моңлы тандай йөзеңне.
Бергә булган минутларның
Умырзая гомере...
Читайте нас: