Барлык яңалыклар
Шигърият
21 август 2019, 23:21

Руслан СӨЛӘЙМАНОВның ычкынасы һәм сүгенәсе килә

Арыдым гел яхшы булып,Бер очынасы килә.Очыну гына чик түгел,Бер ычкынасы килә.

Русия мәгарифендә барган “аталарча хәстәрлекле” сәясәт нәтиҗәсендә, республикада татар телендә иҗат итүче яшьләр юк дәрәҗәсендә. Мәктәпләрдә укучылар ара-тирә иҗатларын төрле конкурсларга җибәрсәләр дә, алар арасында даими рәвештә иҗат итүче һәм редакцияләргә шигырь яки мәкаләләрен яудырып торучылар юк. Югары уку йортларындагы татар бүлекләре каршындагы иҗат түгәрәкләре дә мәрткә китте. БДУың “Акчарлаклар”ында да канат җиле сизелми, БДПУның “Тамчылар”ында да тамчы да тамучы юк. Шуңа да яшь иҗатчылар булып утыздан өстәгеләр йөри. Ярый әле алар бар! Түбәндә шундыйларның берсе – шигырь чирен хроник йоктырган Руслан Сөләймановның ике шигырен тәкъдим итәбез.
Руслан күңелендә булганын яшереп тормый, шәрран ачып сала. Аңа ясалмалык, үзеннән дә шәбрәк булып күренү хас түгел. Ничек бар, шулай. Тели икән сүгенә, тели икән ычкына. ...Ләкин укучыда сүгенү һәм ычкыну теләге тәрбияләмидер дип уйлыйк. Чөнки әдәбият, белүебезчә, әхлак, матурлык һәм милли тәрбия бирергә тиештер.
БЕР ЫЧКЫНАСЫ КИЛӘ
Арыдым гел яхшы булып,
Бер очынасы килә.
Очыну гына чик түгел,
Бер ычкынасы килә.
Барыгызны аптыратып,
Акырып көләсе килә,
Көлгән чакта тавышымны
Хәтта өзәсем килә.
Кыска телне озынайтып,
Тел күрсәтәсем килә,
Тел күрсәтеп, барыгызны
Бик тә үртәсем килә.
Туйганчы бер сүгенәсе
Һәм дә сүгәсе килә.
Сүккән чакта йөзегезне
Сезнең күрәсем килә.
Арыдым гел яхшы булып,
Бер очынасы килә.
Очыну гына чик түгел,
Бер ычкынасы килә.
СҮГЕНҮ ТУРЫНДА
“Сүгенәсең!!!” − диеп зарланалар,
Яшәп булмый хәзер сүгенми,
Төкерек чәчеп, әгәр сүгенмәсәң,
Йөрәктәге ут та сүрелми.
“Инәңнең...” − дип башлау гына җитә,
Төшермәскә сүзнең дәрәҗәсен,
Искә төшерә сине тыңлап торган
Үзенең дә нәсел-шәҗәрәсен.
Җибәрәсең кешене ераккарак,
Якыная шуннан аралар.
Икенчегә ераклардан танып,
Колач җәеп каршы алалар.
Аңлатасың, аңламаган кебек,
Бер сүгенсәң, бик тиз төшенә.
Ышанмаган җирдән ышанасың,
Телеңдәге сүзләр көченә.
Берне түгел, рәттән өчне әйтсәң,
Бик кирәкле генә урында,
Ул сүзләрне күпләр кабатларлар
Сөйләгәндә синең турында.
“Инәңнең”... − дип тәмамлаулар җитә,
Бер башлаган матур җөмләне.
Дүрт тарафтан бары мактау явыр:
“Аңлаешлы итеп сөйләде”.
“Сүгенәсең!!!” − диеп зарланалар,
Яшәп булмый хәзер сүгенми,
Төкерек чәчеп, әгәр сүгенмәсәң,
Йөрәктә бит ут та сүрелми.
Читайте нас: