Барлык яңалыклар
Шигърият
15 август 2019, 01:43

Печән чабып этләнү сагындыра

Нинди генә авырлыклар булмасын, печән хәзерләү айларга сузылмасын, мин ул елларны иң якты көннәрем буларак искә алам.

Печән чабып этләнү сагындыра
Июль-август айлары печән чабу чоры. Минем туган ягым Бәләбәй районында ул айлар буе сузыла иде. Башка районнардан аермалы буларак, бездә халыкка печәнлек бирү булмады. Халык киселгән урман урынына яшь үсентеләр утыртырга, шуны елына берничә тапкыр кәтмәнләп карап үстерергә мәҗбүр булды. Шуның өчен печәнен чабу мөмкинчелеге бирелде.
Нинди генә авырлыклар булмасын, печән хәзерләү айларга сузылмасын, мин ул елларны иң якты көннәрем буларак искә алам. Чөнки әти-әнием исән иде. Без яшь идек. Авыл гөрли иде.
* * *
Әти-әни белән рәхәтләнеп
Печән чапкан сихри яланнар
Бүген килеп куе чытырманлык,
Ташландык җир булып калганнар.
Мәтрүшкәнең зәңгәр карашларын
Таба алмыйм хәзер бер яктан.
Ачуланып ботак-чатак халкы
Тартмак була минем колактан.
Мәтрүшкәле чәйләр кайнатырга
Яккан идем күпме учаклар.
Хыялларга гына җылы бирә
Бала чакта калган шул чаклар.
Әти-әни. Мәтрүшкәле ялан.
Печән пакуслары. Чүмәлә.
Иң бәхетле, гамьсез еллар булып
Торып калды бар да сөйләргә.
Читайте нас: