Барлык яңалыклар
Шигърият
13 август 2019, 22:41

Этләр турында

Этләр белән эш-мәш килепЯшәп ятам дөньда.

Ирек ГАЛИН
Этләр турында
Дөнья тулды этләр белән,
Нинди генә этләр юк.
Һәркем белә:
Эт тешләми
Ирештермәсәң бик.
Шәһәрдә – бүлмә этләре
Бер кайгысыз дөньясы.
Кирәк – ашый,
Кирәк – эчә,
Якын бәдрәф бүлмәсе.
Авылда бар бәй этләре,
Өрер өчен бәйләнгән.
Ихата дигән нәрсәсе
Бер дәүләткә әйләнгән.
Ихатага шул эт хуҗа!
Әтәч – “главный” түгел.
Тавык, кош-корт, мал-туарлар
Тыңлый шул этнең сүзен.
Тагын бар урам этләре,
Кем – куылган, кем – качкан.
Кем картайгачтын ташланган,
Муенына элмәк аскан.
Урам этләре төрлеләр:
Бар – тавык урлаганы,
Аяк аска килеп басып,
Бар сөяк сораганы.
Урамда кануннар каты,
Этне ашата аяк.
Өереңне ташладыңмы,
Сыртыңа төшә таяк.
Урам этләренә өрү
Мәҗбүри каралмаган.
Тамак ягын карый алса
Аңа шул да яраган.
Этләр хакында уйланам,
Аерма зур, югыйсә.
Шәһәр эте дә – эт инде
Елга бер өреп куйса.
Яткан җире – йомшак келәм,
Ванна бар юынырга.
Тәүлек буе ул бер эшсез,
Аш әзер туенырга.
Шәһәр эте белми әле
Алда ни көтәчәген.
Колагына әйтер идем
Берчак тибеләчәген.
Подъезддан тибелеп чыгып
Ул урамга китәчәк.
Урам тормышын башлавы
Ай-һай авыр булачак.
Урамда ул этләнәчәк,
Зур михнәтләр күрәчәк.
Сөяк чәйнәү “техникасын”
Барыбер өйрәнәчәк.
Бәйдәге авыл этенә
Куркыныч бик янамый.
Төнне өрештереп чыга,
Хуҗа уйлый: “Сагалый”.
Бәйдә гомер: “или-или”,
Я үлгәнче каласың.
Чит тавыкны танымасаң
Сыртка таяк аласың да,
Урам якка таясың.
Менә шулай дөнья бара,
Этләр йөри урамда.
Һәркайсының үз язмышы,
Кайгырмыйлар грамм да.
Туктап сөйләшеп торган бар,
Ашатып киткәнем бар.
Хәтта күпчелек дуслардан
Бик якын күргәнем бар.
Этләрнең күзенә карыйм,
Бар да бар күзләрендә.
Автобиографияләре
Язылган йөзләрендә.
Икмәк тә биреп киткән бар,
Сөяк тә каптырганым.
Иң хәчтерүш дигәненә
Сәлам дә тапшырганым.
Эт белән эт булма диеп
Әйтәләр әйтемнәрдә.
Эт көненә калмаска бит
Юк бит гарантия дә.
Этләр белән эш-мәш килеп
Яшәп ятам дөньда.
Шул этләрдән үрнәк алам
Бераз гына булса да.
Этләр белән аралашып
Яшимен соңгы вакыт.
Эт көненә калмас өчен,
Хәер-фатыйха алып.
Урам эте,
Юл этләре
Дус-туган булып китте.
Күпме дуслар баеп китеп
Хәзер танымый мине.
Этләргә бер карау җитә:
Карый да ул күзеңә
Бар аһ-зарын сөйләп бирә
Телсез генә үзеңә.
Сәгатьләр буе карашып
Ризалар торырга.
“Нужа баскач” әзер тора
Гел яхшылык кылырга.
Соңгы вакыт бик сиздерә
Этләрдән бер чир күчте.
Этләр белән аралашу
Эзсез югалмый төсле.
Өрә белмим.
Тел чыгармыйм.
Бетем дә юк тәнемдә.
“Инстинкт” микән инде,
Ул билгесез әлегә.
Урам эте түгелмен бит?!
Өйгә гел кайтып торам.
Хатыным: “Һай-й-йт!” дигән саен
“Һау-һау, тайт” диеп торам.