Барлык яңалыклар
Шигърият
1 август 2019, 15:55

МАРАТ КӘБИРОВНЫҢ «ХУЛИГАН» ШИГЫРЬЛӘРЕ

1990 елларда Марат КӘБИРОВНЫҢ бу шигырьләрен дә, үзен дә Уфадагы татар студентлары арасында белмәгән кеше юк иде. Алар, язгы ташкын кебек, 70 ел әдәбиятта хакимлек иткән Ленин-партия турындагы мүкләнеп беткән “шигъриятне” тарих чоңгылына алып киттеләр, укучылар күңеленә исерткеч азатлык, ирек тынын өрделәр. Мин бу татлы азатлык һавасын тик шул 90нчы елларның беренче яртысында гына сулап калдым. Хәзер ул чорны ничек кенә сүкмәсеннәр, минем өчен ул гомеремнең иң гүзәл дәвере булып кала... Вакыт машинам булса, һичшиксез, кайтып әйләнер идем...Башкортстандагы татар шигъриятенә Такташ, Есенин рухын беренче булып бөегебез Әнгам Атнабай алып килсә, аның дәвамчысы Марат КӘБИРОВ булды. Азат рух, күнегелгән кануннар тәртәсенә сыешмау аларны берләштерүче сыйфатлар булгандыр, мөгаен. Бу Маратның минем тарафтан “хулиган” дип аталган шигырьләреннән бик ачык күренә. Алар барысы да шагыйрьнең 18-24 яшьлек чагында язылган. Һәммәсендә дә бунтарьлек, гыйсъян рухы ярылып ята. Хәер, “мең кабат ишеткәнче, бер кат күр!” дигән кебек, әйдәгез, укып карыйк!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

ХУЛИГАН
Үткән — беткән...
Чираттагы
Этлек хакында уйлап,
Көлә-көлә китеп барам
Шигырь урамы буйлап.
Кием гади. Ә кесәдә
Ни бар — беленеп тора:
Шешә турындагы җырның
Борыны күренеп тора.
Карашларым һәр гүзәлнең
Йөрәген капшап бара.
Күңелләре ачыкларга
Кармагын ташлап бара.
Туй итәм әле тагы бер
Пар атта җилә-җилә.
Ат булмаса да туй итәм,
Нужаны җигәмен дә.
Һаман акыл утырмады,
Мин һаман кичәгечә.
Исердем әле ләззәтле
Мизгелләр эчә-эчә.
Хәмерлек акча юк ансы,
Ашау да онытылган,
Ай юрганын ясыйм әле
Газаплар болытыннан.
Кәшилүк челдергән идем
Берәүнең күңеленнән,
Юк һичбер байлыгы да
Газап та кайгы гына.
Кичер, абзый, бәхет итеп
Берәр түләрмен әле.
Кайгы урлаган шатлыктан
Җырлап җибәрдем әле:
«Әй, матурсың бит син, дөнья,
Бигрәкләр гүзәл бит син!
Хәтта шыр аек килеш тә
Суырып үбәрлексең!»
1994
ШЫГЫР-ШЫГЫР.
Тулай торак.
Бүлмәдә тын
Бары дуслар юкта гына.
Күршеләрдән яшерен сер юк —
Стеналар юка гына.
Юка гына стена аша
Бер карават суза шәп җыр:
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр,
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр.
(Күрше кызын җәлләп куям,
Анаң, мескен, күрсә диеп;
Егетен дә әрләп куям,
Түзебрәк йөрсә, диеп)!
Ташны ярып чыккан моңдай
Җыр яңгырый стена аша.
Һәм кушыла аңа икәү,
Ыңгыраша-ыңгыраша.
Дөньялары фанидыр ла,
Ул барыбер бетәседер...
Бу квартет— мәхәббәтнең
Иң югары нөктәседер.
Әй, карават, синең дә бит
Бик җиңелдән түгел эшең —
Җырлый-җырлый изеләсең
Ятлар рәхәт чиксен өчен.
Тик барыбер бәхетлесең,
Күк катында синең урын.
Синнән дә шәп җырлый алмый
Бер шагыйрь дә сөю җырын.
Шыгыр-шыгыр...
Вакыт эри...
Һәм көчәя җыр тагы да.
...Монда чыга күрмә, күрше,
Стеналар юка гына.
1992, 18 март
ДӨНЬЯ МАТУР Шуңа күрә дә шул Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан. Һади Такташ
Такташ брамат,
Дөнья дигәннәре
Ул чынлап та матур икән бит.
Язлар туган... Назлар тулган җиргә...
Кич шундый шәп! Исең китәрлек.
Аккош кебек гашыйк парлар үтә,
Матур кызлар... Синең Алсулар...
Елмаялар... Язгы җилдәй назлы,
Язгы ташкын сыман ярсулар.
Тик мин генә ялгыз китеп барам,
Ялгыз язга бераз үч тә бар.
Дөнья матур... Сүгенәсе килә...
Сүгенерлек кенә көч тә бар.
Кемне сүгим?
Кышкы салкын да юк,
Үзәкләргә үткән җил дә юк.
Син җырлаган татлы таңнар да юк,
Мин теләгән якты ил дә юк.
Кемне сүгим?
Илнең башлыгынмы?
Башлыклар күп хәзер. Кайсысын?
Без сүккәннән генә юньле дәүләт
Төзи патшаларның кайсы соң?
Кемне сүгим?
Авылымда калган
Ятим анамнымы? Ни өчен?
Картайгансың, дипме,
Көчкә генә
Аткарасың, дипме, өй эшен?
Эх, бичәгә бер бәйләнер идем,
Рәхәтләнеп сүгәр идем бер...
Авылда шул...
Йортсыз Уфаларда йөрүләрем
Аның гаебе дә түгелдер.
Шигырь йөртә, Такташ...
Калаларда
Ялгыз урамнарда алдатып.
Дөнья матур...
Аның матурлыгын
Сүгенеп тә булмый аңлатып.
1994
ЕСЕНИН
Сөекле һәм мескен илем минем,
Үз хәлеңә китми исең дә.
Шашып-шашып һаман биисең син
Кеше язмышлары өстендә.
Ленин да тик кышкы кояш булды,
Җылыталмады туңган җаныңны.
Син мәңгелек котып иле, ахры,
Көтеп алалмыйсың языңны.
Йә диндарлык сине әсир итә,
Йә каныңа сеңә сыйнфыйлык.
Мин синеке һәм синеке түгел —
Үзем бер дин, үзем бер сыйныф.
Гегемоннар халык бәхете өчен
Язмышлардан учак яксыннар.
Әмма миңа кабаклардан чыкмас
Сукбайларың ныграк якыннар.
Алар сине яратканга шулай
Язмышларын бәреп ваталар.
Алар бокалында — синең газап,
Күз яшендә — синең хаталар.
Ә мин нәрсә? Синдә яши-яши,
Сине сагына-сагына җырладым.
Тик белмәдең сәясәттән башка
Бу дөньяда бүтән моң барын.
Сөекле һәм мескен илем минем,
Калмады ла бүтән чыдарым.
Эх!..
Батсам, батыйм хәмер сазлыгына,
Җырларым бер сөйрәп чыгарыр.
20 сентябрь, 1995
* * *
Алпан-тилпән атлап кайтып киләм,
Ышанычым инде югалган.
Салдым әле...
Бу исерек җирдә
Бер мин генә аек булалмам.
Җырласаң да, хәтта җыласаң да
Юатмаслар, бары көләрләр.
Өч тиенлек шушы тормыш өчен
Өч тиенлек безнең гомерләр.
Ә шулай да әле йөрәкләрне
Шакшылыктан бераз сакладык.
...Мин эчкече егет түгел идем,
Дөньям гына куйды чайкалып.
1989
ИСЕРЕК
Көн пычрак,
Мин исерек...
Тездән су ерып барам.
Авыз эченнән, үземчә,
Моңлы җыр сузып барам:
«Үлгәндә дә биисем юк
Сез җырлаган такмакка.
Үз юлымнан алга барам,
Кыеш-мыеш атлап та...»
Ява яңгыр...
Мин су ерам:
«Кирәкми куышыгыз,
Җил-яңгырсыз оягызга
Үзегез шуышыгыз!»
Гомеремнең юлыннан да
Билдән су ерып барам.
Авыз эчемнән, үземчә,
Моңлы җыр сузып барам...
Әле явын, әле давыл...
Михнәтең бетәме соң?
Тормышта да мин шундый бер
Исерек микәнни соң?
1989
Кайда карама —
Йөрәк талана.
Нәрсә уйлама —
Җаның кыйнала.
Илт, кадерлем, мине
Мәйханәгә,
Йә төртеп тиш күңел күземне.
Бу дөньялар исерекләр белән
Исәрләргә генә күңелле.
1990
ЯЛЛАР ИТӘСЕ ИДЕ
(Шаяру катыш)
Тик дөньяны күрмәс өчен
Күзне йомасы иде.
Колакларга берәр кило
Мамык тыгасы иде.
Җаннарым ялга сусаган —
Яллар итәсе иде.
Бу дөньядан отпускка
Гына китәсе иде.
1991
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде
Читайте нас: