Барлык яңалыклар
Шигърият
18 июль 2019, 01:17

Бүген шагыйрь Диләвер Османның туган көне

Туган телем, соңгы тынымВатанымда – КрымымдаАлсам иде, дип ялварам!

Диләвер Ибраһим улы Осман – кардәш кырым татарлары шагыйре. Ул 1959 елның 17 июлендә Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә туа. 1982-1985 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында кырымтатар якташлар җәмгыяте төзи һәм аның белән җитәкчелек итә, бер үк вакытта Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең Казандагы кырымтатар бүлеге рәисе була.
1989 елдан Кырымда яши. 1992 елда Белогорский шәһәрендә кырымтатар мәдәниятен тергезү үзәге белән җитәкчелек итә. “Сельская Новь” гәзитендә кырымтатарлар өчен “Къарасув” дигән кушымта чыгара. Диләвер Осман тәкъдиме белән Комсомол урамына 1938 елда репрессиягә эләккән шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме кушыла. 1994-2009 елларда “Татар-информ”ның Украина һәм Кырым буенча хәбәрчесе була, Симферополь инженер-педагогия университетында укыта. Бүгенге көндә “Йылдыз” (“Йолдыз”) әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналының баш мөхәррире, Кырымтатар язучылар оешмасында сәркәтип вазыйфаларын тарта. Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.
ТУГАН ТЕЛЕМ
Туган телем – бәгърем минем,
Кара көнемдә терәгем.
Корбан сиңа җаным, гомрем,
Ана теле – син йөрәгем.
Туган телем – туган нигез,
Саклап калдың читтә мине.
Ана теле – халкым теле,
Рәнҗеттермәм, җаным, сине.
Ана телем – тау һавасы,
Чүл чәчәге, диңгез яры...
Туган телем – таң йокысы...
Көн туганда кошлар җыры.
И мөкатдәс сазым, сине
Дөньяларга алыштырмам.
Туган телем, соңгы тыным
Ватанымда – Крымымда
Алсам иде, дип ялварам!
Читайте нас: