Барлык яңалыклар
Шигърият
13 июль 2019, 12:38

Халисә МӨДӘРИСОВА

Бу җәй синсез үтеп бара, Үтеп бара, бара.

Халисә МӨДӘРИСОВА
Шагыйрә Халисә Сәгыйт кызы Мөдәрисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. Балачагы Иглин районының Үктәй авылында уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Нуриман районының Байгелде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970-1975 елларда Башкорт дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлегендә белем ала. Уку елларында ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанда чыккан көндәлек матбугат басмаларында актив языша. Университетны тәмамлаганнан соң, Х.Мөдәрисова Башкортстанның Илеш районында укытучы, 1981-1985 елларда Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә мәктәп директоры, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район советы башкарма комитетында секретарь һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе, 2000 елдан район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
Халисә Мөдәрисованың лирик шигырьләре тупланган “Көмеш дага” исемле беренче китабы 1982 елда Башкортстан китап нәшриятында башкорт телендә чыга. Бүген ул дистәдән артык китап авторы.
* * *
Тетрәндереп күкри күкләр,
Яшьлек бит мизгел генә.
Ә шул мизгел, сизмисең дә,
Калдыра күмеренә.
Синең белән үткән мизгел –
Күз ачып йомган гомер,
Ялтлап яшен яшьнәгән һәм
Ялкыннан калган күмер.
Ераклашса да күкрәүләр,
Уйнамаса да яшен,
Шул яшеннең ерактагы
Күкрәвен тоеп яшим...
* * *
Бу җәй синсез үтеп бара,
Үтеп бара, бара.
Шомыртларның тәлгәшләре
Кызыл түгел – кара.
Җәйнең соңгы бар җылысы
Яңгыр булып тама.
Вакыт җиле аямыйча,
Чәчкә кырау сара.
Алтын шәфәкъ утларында
Ак болытлар яна.
Соңгы өмет, кисәтүме,
Әллә әче яра.
Жәең минсез үтеп бара
Үтеп бара, бара!..
Читайте нас: