Ирек Хәниф улы Галин Борай районының Сармаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Зур Бәдрәш урта мәктәбен тәмамлый. Һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы алып өч ай эшләгәч, армиягә чакырыла. Кытай чигендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Борайда, Бөредә, Төркмәнстанда эшли. 1983нче елдан башлап Уфада яши.
Ирек Галин балачактан җыр-моңга гашыйк, кечкенә яшьтән үк гармунда уйнарга өйрәнә. Борайда яшәгәндә район мәдәният йортының автоклуб машинасын йөртә. Авыл хезмәтчәннәре тарафыннан оештырылган мәдәни чараларда да катнаша. Бүгенге көндә дә гармуныннан аерылмый.
Әтисе Хәниф бакыйлыкка күчкәннән соң кулына каләм алып, шигырьләр, җыр текстлары яза башлый. Алар республика матбугатында даими дөнья күреп килә. Иҗатына гадилек, дуамаллык, бунтарьлык хас.
Күн курткадан гына такси көтеп,
Пәһлевандай егет булырсың.
Мескенләнеп такси көтмәенчә,
“Мерседес”мы шунда, “Джип”мы.
Кул күтәреп торса утыртырсың
Урамнарны карап йөрерсең.
Чатта торган гаишникларыңа
Өстән генә әмер бирерсең.
Һәм штрафка җыйган акчаларны
Кейс белән җыеп йөрерсең.
Айнур Маратович өшемәсен –
Берәр толып алып бирерсең.
“Джип”тагы Булат нык куса да,
Тимәгән бул, әйдә, йөресен.
Мирас Ирекович, насыйп булса,
Шагыйрь балаларын хур итмә.
Күмертаудан “К-12” алып бир,
Икесенә берне – шул җитә.