Барлык яңалыклар
Шигърият
9 июль 2019, 22:23

Табадан яңа китабым төште

Бүген яңа китабымны кулга алдым. “Гомерем сәйләннәре” исемле бу китап Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап “ нәшриятында көн күрде.

Бүген авторга бирелә торган нөсхәләрне алдым. Китапның тиражы зур түгел. Башкортстанның китапханәләренә 800гә якын китап китүен искә алганда, укучыларга җитмәве дә ихтимал.
Башкортстан “Китап” нәшриятында соңгы китабым 2011 елда 50 яшьлек юбилеема чыккан иде. Бездә Язучылар берлеге әгъзасы булган кешеләр һәр 5 ел саен китап чыгара ала дигән тәртип бар. Мин, китапны вакытында тапшырсам да, ул 2015 елның темпланына керсә дә, “тәртипне бераз боздым” булып чыга...
Китапларымның өчесе – Уфада, икесе Казанда чыккан иде. Казанда “Дөнья – куласа” һәм балалар өчен “Мактанчык Гата”, Уфада “Сүзләр чәчтем”, “Йөрәгем парәләре”, “Тынлык моңы” исемле китапларым нәшер ителде. Монысы “Гомерем сәйләннәре” дип атала. Мин анда барлык гомерем елъязмасы булырлык иҗатымны тупладым. Китабымны әнием Гайшәбикә Вафинаның якты истәлегенә багышладым. Ул узган ел 92 яшендә мәрхүм булды.
“Вк”дагы “Теге дөньяга хат” дигән шигыремне 14 меңнән артык кеше укыды. Минем “Вк”да дусларым ике меңгә дә җитмәүгә карамастан, укучылар рекорд дәрәҗәсендә булды. Мин аларның барысына да рәхмәтле. Шигырь укучылар бар икән, димәк, без кешелек кыйммәтләрен югалтмаган төркем буларак яшибез әле!
Читайте нас: