Барлык яңалыклар
Шигърият
6 июль 2019, 00:17

Бүген Нурлан ГАНИЕВның туган көне

Яшьлек үткән, ә син һаман минеТөшләремә кереп үбәсең.

Яшь шагыйрь 1985нче елның 5нче июлендә Благовар районының Яңа Сынташ авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алып, Күчәрбай мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия көллиятендә укый. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетын тәмамлагач, аспирантурага укырга керә, кандидатлык диссертациясе яза. Хезмәт юлын Благовар районы телевидениесендә алып баручы булып башлый. Бүгенге көндә “Благовар хәбәрләре” гәзитендә эшли.
Нурлан Ганиев әдәби иҗат һәм журналистика белән балачак елларыннан ук шөгыльләнә. "Өмет" гәзитенең "Чаткылар” кушымтасына язышып, яшь хәбәрче булып таныла. Бәләбәй педагогия көллиятенең Фатих Кәрим исемендәге премиясенә лаек була. “Илһам чишмәләре – 2006” төбәкара поэзия фестивалендә лауреат исемен ала. 2014нче елда яшь язучыларның Казанда узган “Иделем акчарлагы” бәйгесендә Гран-прига ия булды. Аның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Наил Шәймәрданов һәм башка популяр җырчыларның репертуарына кергән.
Агымдагы елда ул "Өмет" гәзите үткәргән конкурста җиңүгә иреште һәм Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
Мөнир ВАФИН.
* * *
...Кирәк иде микән бу очрашу —
Ничә еллар үткән бит инде.
Әллә әрнү, әллә шатлык яше
Өтеп-өтеп ала битемне.
Кичер, димә — гафу үтенерлек 
Нишләдең соң, я әйт, нишләдең?
Гомер буе йөрәк түрләремдә
Газиз кешем булып яшәдең.
Бер-беребезне сагынып яшәр өчен
Яратылганбыздыр, күрәсең.
Яшьлек үткән, ә син һаман мине
Төшләремә кереп үбәсең.
Кирәк иде микән бу очрашу?..
Читайте нас: