Фатыйх Абрар улы Сайфранов Балтач районының Бүләк авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Свердловскида һөнәри белем алып, заводларда эшли, бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый. Белем алу теләге егетне Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Аны уңышлы тәмамлагач, Салават районында укытучылык белән шөгыльләнә, мәктәп директоры була. 1985нче елда Туймазы районына күчеп, укытучы, журналист, Туймазы татар дәүләт театрында әдәбият бүлеге мөдире, актер булып эшли. Районның “Алтын башак” әдәби-иҗат түгәрәген җитәкли.
Фатыйх Сайфран “Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар” журналының һәм “Илһам чишмәләре-2007” лауреаты булды. “Күпер”, “Йөрәк белән сөйләшәм”, “Синең өчен генә”, “Сагыну”, “Бөркет язмышы” китаплары авторы. Иҗатына бунтарьлык, дуамаллык, гыйсъянчылык хас.
2012нче елдан Башкортстан Язучылары берлеге әгъзасы.
Хәтеремә төште кинәт кенә
Бер кыз белән тәүге күрешкән...
“Кай җиреңнән үбим икән сине,
Бар булмышың синең килешкән?”
Кай җиреңнән үбим икән сине,
Әллә инде майлы күзеңнән?
Ерак та син һәм дә шундый якын,
Нинди нур ул чәчри күзеңнән?
Кай җиреңнән үбим икән сине,
Үбим микән әллә кулыңнан?
Әйбәт кенә гомер иткән чакта
Яздырдың да куйдың юлымнан...
Вәт, димен, булдырганмын.
Яшьлегемдә, ерак үткәнемдә
Бар да, юк та мине син иткән.
Шул чакларны искә төшермичә,
Уйламаган көнем бар микән?
Саф сөю дә кире кайтмый икән,
Кайтмагандай узган гомерләр.
Баскыч куймый менгән галәмебез
Буй җитәрлек бүген түгелләр.
Искә төшкән саен сызлый йөрәк,
Синең янда яшьлегемне күргәч
Бигрәк, димен, юаш булганмын.
Үткән гомер аккан сулардай дип
Халкыбыз бит юкка әйтмәгән.
Чәчне-чәчкә бәйләп куяр өчен
Күрәсеңдер, акыл җитмәгән.