Барлык яңалыклар
Шигърият
28 июнь 2019, 22:34

Ирек ГАЛИНнан Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка пародия

Ирек ГАЛИНнан Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка пародия
Ирек Хәниф улы Галин 1956 елның 18 гыйнварында Борай районы Сармаш авылында дөньяга килгән. Туган авылында башлангыч белем алгач, Зур Бәдрәш урта мәктәбен тәмамлый. Һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы алып өч ай эшләгәч, хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән соң Борайда, Бөредә, Төркмәнстанда эшли. 1983 елдан башлап Уфада яши. Ирек Галин балачактан җыр-моңга гашыйк, кече яшьтән үк гармунда уйнарга өйрәнә. Борайда яшәгәндә район мәдәният йортының автоклуб машинасын йөртә. Авыл хезмәтчәннәре тарафыннан оештырылган мәдәни чараларда да катнаша. Бүгенге көндә дә гармуныннан аерылмый. Әтисе Хәниф бакыйлыкка күчкәннән соң, кулына каләм алып, шигырьләр, җыр текстлары яза башлый. Алар республика матбугатында даими дөнья күреп килә. Иҗатына гадилек, дуамаллык, бунтарьлык хас.
Мөнир ВАФИН
ТАТАРЧАЛАП
Урыс өчен бар да урысныкы:
“Урыс кышы”, “урыс мунчасы”.
Татар белгән урыс әйберләре:
“Русский водка”, “урыс чучкасы”.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
Авылыңа ешрак кайтып йөре,
Татар мунчаларын ягарбыз.
“Русский водка” белән аяк юып,
“Әфәнде”не тотып “кәгәрбез”.
Закускага – татар тәбикмәге,
Чучка итен бер дә капмабыз.
“Әфәнде”дән башкаларын эчеп,
Милләт кадерен һич тә сатмабыз.
Русиядә, әйдә, яшәсәк тә,
“Русский водка” эчми түзәрбез.
Милли йөзле хәмер диңгезендә
Колач җәеп икәү йөзәрбез.
Ирек ГАЛИН
Читайте нас: