Барлык яңалыклар
Шигърият
26 июнь 2019, 00:31

Эльмира ГАЗИЗОВА иҗаты

Эльмира ГАЗИЗОВА иҗаты
Эльмира Мәснәви кызы Газизова 1983 елның 6 июнендә Тәтешле районы Кальтәү авылында туган. Беренче шигырьләрен мәктәптә укыган елларда яза башлый. Иҗатка ныклап 2000-2005 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультеты татар-инглиз бүлегендә укыган чорда килә. Уку йорты каршында эшләп килгән “Тамчылар” иҗат түгәрәгенә йөреп, Суфиян Сафуанов, Муса Мөлековлардан иҗат серләренә төшенә. Шул еллардан алып әсәрләре матбугатта даими басылып килә.
Эльмира Газизова “Күңелем буранында” дип исемләнгән үзнәшер шигырьләр җыентыгы һәм “Шәйхулла Тулвинский: тормыш һәм иҗат юлы” дип аталган китап авторы.
Әлеге җыентыкта төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган.
Бүгенге көндә тормыш иптәше Айдар белән Чыңгыз һәм Әмир исемле уллар тәрбияли.
ЗӘҢГӘРСУ ЙОЛДЫЗЛАР
Күңелемдә урын алды,
Эх, зәңгәрсу йолдызлар.
Аларның нуры җылыта,
Өшетсә суык көзләр.
Ләкин ул йолдызлар ерак,
Буй җитмәслек җирләрдә.
Сагыш диңгезе дә чиксез,
Мөмкин түгел иңләргә.
Зәңгәр йолдызлар балкыйлар,
Иртәсен дә, кичен дә.
... Бер йолдыз җиргә атылды
Бүген минем төшемдә.
ТОРМЫШ
Мин – бер җанлы курчак бүген,
Язмышым кулларында.
Җансыз яфрак-тормышымның,
Кытыршы юлларында.
Әмер биреп, зәһәр җилләр
Төрле якка очыра.
Бары хыял менә биек
Бәхет тавы очына.
Тормыш-сәхнәдә актер мин,
Ә режиссер – язмышым.
Тик еллар пәрдәсе әйтер,
Ролемдәге ялгышым...
ГАРМУНЛЫ АВЫЛ
Бар да бар. Тик бар бер бушлык,
Нидер җитми йөрәккә.
Тарта күңелем авылга,
Гармунлы тал-тирәккә.
Кичке уен учаклары
Әгәр гел янып торса,
Үтмәс кебек яшьлекләр дә
Чәчкә кырау кунмаса.
Учаклар белән сүнә шул,
Туган йорт тәрәзләре.
Хатирәләр булып кала
Гармунлы тирәкләре.
Читайте нас: