Барлык яңалыклар
Шигърият
24 июнь 2019, 01:19

Я көл булыйм, я битараф калыйм Дөрләп янган шушы дөньяда

Я көл булыйм, я битараф калыйм
Дөрләп янган шушы дөньяда
Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы 1966 елның 27 маенда Башкортстанның Иглин районы Үктәй авылында сигез балалы гаиләдә туып үскән. 1973 елда Үктәй авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, аннан укуын күрше Меңҗитәр авылында дәвам итә. 1983 елда урта мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керә һәм аны тәмамлагач, 1988 елда хезмәт биографиясен Башкортстанның Нуриман районы Яңа Субай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүдән башлый. Бүгенге көндә дә шул ук мәктәптә татар, урыс һәм инглиз телләрен укыта.
2005 елда Башкортостан “Китап” нәшриятында “Хыяллар – ымсындыргыч” исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителде.
Мөнир ВАФИН.
ЙӨРИМ КАЙЧАК
Йөрим кайчак кара коелып,
Юк кынадан җаным кыелып,
Яшәп булмады шул кешеләрчә
Калын җилкәләргә сыенып.
Чак кына бер хәбәр ишетсәм дә,
Бәгырьләрем китә суелып,
Кемдер бәхетемне тартып алып,
Шатлыкларга яши коенып.
Бәхетемне яклар өчен үзем,
Талпынам да, калам тыелып,
Кеше кайгыларын җыя-җыя
Өметләрем бетте кыелып.
ЯШӘП ЯТЫШЛАР
Сагышларны тулысынча биреп
Шатлыкларны бирдең яртышар.
Шул яртысын талап алыр өчен
Бар гомерем буе тартышлар.
Бер яхшы сүз җирдә ишетсәм мин,
Начарлары булды алтышар.
Ярты гомер җылы сүз көтәм дип,
Таш атканга ашны атышлар.
Мең мәртәбә сүнеп бетүемә,
Очрагандыр сирәк балкышлар.
Тик бер балкып янар өчен җирдә
Гомер буе пыскып ятышлар.
ЯНЫП ЯШӘҮ
Кызыктырды янып учак сыман,
Ничә кабат язмыш пешерде,
Салкын суны өреп кабуларның
Яхшылыгын искә төшерде.
Пешкән яра җанда әрнеп сызлый,
(Кемнәр белми пешү хәлләрен).
Янып яшәү берни түгел икән,
Авыр чиле-пешле мәлләрем.
Я яндыр да, я тынгыда калдыр,
Газаплама, язмыш, сынама,
Я көл булыйм, я битараф калыйм
Дөрләп янган шушы дөньяда.
Читайте нас: