Барлык яңалыклар
Шигърият
21 июнь 2019, 00:07

КАЙТАВАЗ

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ
КАЙТАВАЗ
Сез исәнме әле, якташларым,
Башкортстандагы татарларым?
Мин бит беләм анда миллионнан,
Милионнан артык татар барын!
Роберт МИҢНУЛЛИН
Без исәнбез әле, Роберт абый,
Миллионнан артык татарларың,
Вакытында чукынудан качып,
Казаннардан киткән татарларың.
Киң Иделне, Чулманнарны ташлап,
Агыйделгә килгән татарларың,
Урал тавын, горур Ирәндекне
Үз ватаны иткән татарларың.
Торган җирем – туган җирем, − диеп,
Тамырларын җәйгән татарларың,
Батыршаның ачык хатын укып,
Баш күтәргән якташ татарларың.
Адольфның җан дошманы булган
Бакалыда туган генералың,
Кара сакалларын кыргач кына
Күрә алган аны киң Уралым.
Рейхстагта җиңү әләмен дә
Урнаштырган Мишкә татарлары,
Кайда гына хәзер яңгырамый
Татар исеме белән татар даны.
Без исәнбез әле, Роберт абый,
Миллионнан артык татарларың,
Парижларда зур сәхнәләр тоткан
Нуриевны биргән татарларың.
Татар сәхнәсенә Салаватны,
Хәнияне биргән татарларың,
Алар җырын бишекләрдән тыңлап,
Үсте икән күпме татарларың?
Әдәбиятта кемнәр белми икән
Рәдиф Гаташ белән Атнабайны?
Нәҗмичәрәк әгәр әйтеп салсак:
“Аларда бит акты татар каны”.
Ислиләрдер әле Казаннарда
Әмирханнар белән Галимҗанны,
Бабич белән Фатих Кәримнәрдә −
Барысында иде татар җаны.
Без исәнбез әле, Роберт абый,
Миллионнан артык татарларың,
Онытмагыз анда, Казаннарда,
Уфада да байтак татар барын.
Илдус, Мөнир, Фаил булган җирдә,
Каршыларга була татар таңын,
Уфаларны дер селкетеп торган
Чал Алигы исән әле аның.
Лилияләр, Дилбәр булган җирдә,
Каршыларга була татар язын,
Уфаларда очыратмам димә,
Урамнарда чыксаң татар кызын.
Ничә еллар, ничә гасыр үткән,
Уфа саклый һаман татарлыгын,
Инде мин дә монда күптән яшим,
Димәк, мин дә Уфа татарымын.
Без исәнбез әле, Роберт абый,
Миллионнан артык татарларың,
Сез беләсез Чишмә, Чакмагышта,
Кушнаренда шактый татар барын.
Онытырга мөмкин түгелдер ул
Җанга якын Илеш татарларын,
Кайсы шагыйрь оныталсын инде,
Читтә яшәп үзенең туган ягын.
Краснокама, Кыйгы, Дүртөйледә
Яңавылда яши татарларың.
Шау-гөр килеп, кайгы кичермичә,
Яши әле Балтач батырларың.
Без исәнбез әле, Роберт абый,
Миллионнан артык татарларың,
Ах, күрсеннәр иде татарларның
Башкортстан буйлап таралганын.
Без бар идек, моңа кадәр булдык,
Әҗәл алмый бездәй татарларны,
Моннан соң да без булабыз әле −
Без бит Башкортстан татарлары.
Читайте нас: